Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан XI Халыкара мөселман киносы фестивале Әдәбият елына багышланган программа әзерли

Казан XI Халыкара мөселман киносы фестивале Әдәбият елына багышланган программа әзерли

admin 05.08.2015

(5 август, 2015 ел) Конкурс программасында 50 фильм катнаша

Казан XI Халыкара мөселман киносы фестивале конкурс программасында 50 фильм катнаша. Моннан тыш, фестиваль кунакларына киңкырлы параллель программалар да тәкъдим ителәчәк.

Россиядә Әдәбият елы булганлыктан, параллель программаларның берсе шуңа багышланачак. “Литература широким экраном” программасында рус һәм татар язучылары әсәрләре буенча төшерелгән фильмнарны күрергә мөмкин. “Татарстан: на фронте и в тылу” программасы исә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

“Ислам и просвещение” программасында мөселман мәгърифәтчеләренә багышланган фәнни-популяр фильмнар, мөселман мәдәниятен, аның таралышын, чагылдырган документаль кинокартиналар урын алган. Мөһаҗирлек, гастарбайтерлар, үз юлыңны эзләү кебек уртак мәгънәгә ия фильмнар “Свой среди чужих” блогына берләштерелгән. “Синема Фарси” программасында Иран, Әфганстан, Таҗикстан, ә “Азиатская волна” программасында Кытай, Бангладеш, Корея фильмнарын тамаша кылырга мөмкин. “Регион.ру” параллель программасында Россиянең заманча режессерлары эшләре тәкъдим ителә.

“Окно в Европу” программасы үзе берничә блоктан торачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57