Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан югары уку йортын Ташкенттагы халыкара мәгариф күргәзмәсендә таныттылар

Казан югары уку йортын Ташкенттагы халыкара мәгариф күргәзмәсендә таныттылар

admin 07.04.2015

(7 апрель 2015) Ташкентта «Белем һәм карьера-2015»XII Халыкара күргәзмәсе булды

Ташкентта «Мәгариф һәм карьера-2015»XII Халыкара күргәзмәсе тәмамланды. Анда Россия, чит илләр һәм Үзбәкстанның әйдәп баручы югары уку йортлары катнашты.

Күргәзмәдә Татарстаннан Казан илкүләм технология тикшеренү университеты (КНИТУ) катнашты. КНИТУ делегациясе Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге белән бергә абитуриентларга факультетлар һәм уку юнәлешләре, бюджет һәм коммерцияле урыннар, олимпиада катнашучылар һәм җиңүчеләр өчен өстенлекләр һ.б. турында белдерде. Күргәзмәдә Ташкент һәм Ташкент өлкәсе лицейлары һәм көллиятләренең чыгарылыш курсларында, «Россотрудничество» вәкиллеге каршындагы Россия фән һәм мәдәният үзәгенең әзерлек курсларында, шулай ук «International House Tashkent «академия лицеенда укучылар өчен очрашулар һәм презентацияләр оештырылды. Бу чара, үзара нәтиҗәле хезмәттәшлекне киңәйтүгә юнәлдерелгән диалогны дәвам итү мөмкинлеге бирәчәк, дип белдерделәр Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллегендә.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57