Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан «Зов предков» халыкара эвтоэкспедиция вәкилләрен каршы алды

Казан «Зов предков» халыкара эвтоэкспедиция вәкилләрен каршы алды

admin 14.09.2019

(14 сентябрь 2019) Татарстан башкаласына Екатеринбургтан «Автопробег Зов предков 2019» Халыкара автомобиль экспедициясенең машиналар колоннасы килде. Йөрештә катнашучыларны Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре каршы алды.

WhatsApp Image 2019-09-14 at 12.54.49

«Хёндэ», «Вольво», ВМВ һәм «Пежо» автомобильләре Мәскәү — Ташкент — Нур-Солтан — Улан-Батыр — Пекин — Пхеньян — Сеул — Мәскәү маршруты буенча автойөреш оештыралар. Колонна 9 июль көнне Россия башкаласыннан старт алды, 15 сентябрь көнне шунда ук тәмамланачак та.

WhatsApp Image 2019-09-14 at 12.54.40

Йөрешне Мәскәү өлкәсе кореялеләренең региональ милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Эрнест Ким җитәкчелегендә иҗтиагый оешма оештыра. Проектынң партнеры – Евразия халыклары Ассамблеясе һәм Россия халыклары Ассамблеясе.

WhatsApp Image 2019-09-14 at 12.54.46

Экспедициянең максаты — халык дипломатиясенең мөмкинлекләрен күрсәтү, Евразия киңлегендәге дәүләтләр арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту, Россия, КХДР, КР, КХР, Казахстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстан арасындагы икътисади, мәдәни, белем бирү һәм гуманитар хезмәттәшлекне җәелдерү.

WhatsApp Image 2019-09-14 at 12.54.55

Казанның Ярминкә мәйданында кореяле колоннаны ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Ирек Шәрипов, Казан шәһәре кореялеләренең милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рудольф Ким һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова сәламләде.

WhatsApp Image 2019-09-14 at 12.54.54

Трансазиат рейды катнашучылары әйтүенчә, һәр шәһәрдә алар җирле кореяле иҗтимагый оешмалар белән очрашканнар һәм җирле Халыклар дуслыгы йортларында булганнар. Казанда кунаклар өчен Кремль буенча экскурсия оештырдылар.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Милли костюмнар парады, халык уеннары һәм музыкаль нон-стоп: «Мәдәният бизәкләре» кунакларын ниләр көтә?!
Далее: «Милли костюм көне» кысаларында «Мәдәният бизәкләре» Республикакүләм этноконфессиональ фестивале: 21 сентябрь көнне Казанның Кремль яр буенда

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57