Агымдагы елның 13-15 март көннәрендә Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Мир» кинотеатрында үзбәк киносы көннәре узачак.
Татарстан һәм Үзбәкстан халыкларын күпьеллык туганлык, дуслык һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек бәйли. Татар һәм үзбәк халкының теле, мәдәнияте, йолалары охшаш.
2023 елның декабрендә Ташкент шәһәрендә Татарстан киносы көннәре зур уңыш белән узды. Үзбәкстанның татар җәмәгатьчелеге «Татаркино» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе делегациясен бик җылы кабул итте, очрашу вакытында, илдә күп санлы татар диаспорасы яшәгәнлектән, милләттәшләр белән хезмәттәшлекнең мөһимлеге ассызыкланды.
Татарстан кинематографиясенең йөз еллыгын бәйрәм итү кысаларында Үзбәкстан кино эшлеклеләре Казанга җавап визиты белән киләчәк. Үзбәк киносы көннәрен ачу тантанасында Үзбәкстан кинематография агентлыгының генераль җитәкчесе Фирдәүс Абдухаликов катнашачак.
Тамашачылар «Мир» кинотеатры экранында (Достоевский урамы, 30) соңгы елларда төшерелгән иң яхшы биш үзбәк киносын карый алачак:
13 март 19:00 сәг. Фильм-ачыш “Илхак” (драма, хәрби, 136 минут, 2020 ел)
14 март 11:20 сәг. “Абдулла Орипов” (драма, тарих, 120 минут, 2023 ел)
14 март 18:00 сәг. “Узбечка” (драма, хәрби, 121 минут, 2022 ел)
15 март 11:00 сәг. “Дорога в никуда” (драма, 95 мин., 2022 г.)
15 март 12:45 сәг. Яша, хотин! (Браво, жена!) (комедия, 120 минут, 2023 ел).
Барлык фильмнар да рус субтитрлары белән оригинал телдә күрсәтеләчәк.
Керү бушка, «Мир» кинтотеатры сайтында (kinoteatr-mir.ru) алдан теркәлү буенча.
Казань шәһәре, Достоевский ур., 30 йорт
Элемтә өчен тел. +7 (843) 238-25-24