Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда 160 меңнән артык кеше «Үлемсез полк» йөрешендә катнашты

Казанда 160 меңнән артык кеше «Үлемсез полк» йөрешендә катнашты

admin 09.05.2018

(9 май 2018) «Үлемсез полк» йөреше колонналарының берсен Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Яшьләр Ассамблеясе вәкилләре төзеде. Алар Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган илнең күпмилләтлелеген күрсәтү максатыннан милли киемнәр кигәннәр иде.

 

IMG_9617

Быел акциядә катнашучыларның саны узган елныкыннан 40 меңгә артыгырак булды. Йөреш башланганчы ук колонна Ирек мәйданыннан «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексына кадәр сузылган иде. «Үлемсез полк» йөреше Карл Маркс, Лобачевский, Кремль урамнары аша үтте һәм Меңъеллык мәйданында төгәлләнде.

IMG_9685

Үз туганнарының портретларын тотып, колоннада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар үттеләр.

IMG_9674

Татарстан халыклары Ассамблеясе активистлары бергәләшеп Бөек Ватан сугышы белән бәйле булган җырларны башкардылар: «Катюша», «День Победы», «Смуглянка» һәм башкалар. Һәр катнашучы кулына фотосурәтен тоткан үз герое турында сөйләргә әзер иде.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты «Үлемсез полк» Россиякүләм акциясенә кушыла: 9 май 13:00
Далее: Мижнеханов: «Җиңү көне – 9 Май күпмилләтле халкыбызның ныклыгы, каһарманлыгы һәм бөеклеге символына әверелде»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57