Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда 50дән артык милләт вәкилләре Дуслык парадында катнашты

Казанда 50дән артык милләт вәкилләре Дуслык парадында катнашты

admin 12.06.2024

Казанда Россия көненә багышланган «Дуслык Парады» акциясе уздырылды. 50гә якын халык вәкилләре үз милли киемнәрендә Кремль территориясе буенча дефиле күрсәтте.  (ФОТО)

«Традицион дуслык парадында Татарстан территориясендә яшәүче милли-мәдәни мохтариятләр катнаша. Шулай итеп без республикабыздагы барлык халыкларның милләтара һәм конфессияара тынычлыкта һәм татулыкта яшәвен күрсәтәбез. Бүген парадка 50гә якын милләт вәкилләре чыкты», — дип билгеләп үтте Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин.

Бәйрәм чарасы Казан Кремле янындагы 1 Май мәйданыннан старт алды.  Анда Татарстан Республикасы халык иҗат коллективлары һәм солистларының җыелышы оештырылды. Шулай ук алар импровизацияле чыгыш та күрсәттеләр. Волонтерлар бу вакытта килгән кунакларга Россия флагы төсләрендәге тасмалар тараттылар.

Соңыннан Татарстан Республикасы халыклары Яшьләр ассамблеясе һәм республиканың милли-мәдәни берләшмәләре, чит ил студентлары һәм халык иҗат коллективлары вәкилләре үз милли киемнәрендә халыкның мәдәни мирасын һәм бердәмлеген гәүдәләндерүче якты, тантаналы процессиягә тезеләләр.  Бар катнашучы да пушкалар ишегалдына кадәр барып, Кол Шәриф мәчетенә борылалар һәм керү ягына кайталар.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57