Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Аккош күлендә узган Сабан туен 30 меңнән артык кеше караган

Казанда Аккош күлендә узган Сабан туен 30 меңнән артык кеше караган

admin 24.06.2018

(24 июнь 2018) Аккош күле территориясендәге Сабантуйны 30 меңнән артык казанлы һәм башкала кунаклары караган. Бу хакта Киров һәм Мәскәү районнарының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге хәбәр итә.

040

Бәйрәмдә катнашучылар күңелләренә хуш килгән тематик мәйданчыкларда булды. Сабантуй батыры исеменә беренче ярышлар сәгать 10 да ук булды, ә аннан соң күл турындагы риваятькә нигезләнеп эшләнгән театраль тамаша тәкъдим ителде. Аның буенча, күл кайчандыр көчле агымлы елганың зур бер өлеше булган.

Футбол буенча дөнья чемпионатына килгән шәһәр кунаклары да милли бәйрәмне карады. Колумбиядән килгән төркем зур тырышлык белән күп кенә ярышларда катнашты.

Төп концерт мәйданында Гүзәл Уразова, Равил Харисов, Айгөл Бариева, Марсель Вәгыйзов, Иркә һәм башка җырчылар чыгыш ясады.

Бәйрәм абсолют Батырны бүләкләү белән тәмамланды, ул — Яшел Үзәннән Фирдүс Зәйнуллин булды. Җиңүчегә Сабантуйның төп бүләге – тәкә тапшырдылар.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Казанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләре буенча фикер алыштылар
Далее: Милли музейда чит ил туристларына милли бизәк үрнәкләрен күрсәтәләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57