(15 сентябрь, 2015 ел) Моннан тыш, язучылар аллеясы да утыртылды
Үткән атнада Казанда узган «Аксенов-фест» фестивале шәһәр мәдәни тормышының истәлекле вакыйгасы булды. Бүген Казан мэриясендә узган брифингта әлеге вакыйга турында Казан каласы башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева сөйләде.
«Традиция буенча, фестиваль казанлыларны һәм башкала кунакларын бай программа, яңа мәйданчыклар һәм кызыклы шәхесләр белән сөендерде. Шулай ук фестиваль кысаларында яңа проект — «Яңа татар шигърияте антологиясе» китабы тәкъдим ителде. Аңа 22 татар һәм 8 рус шагыйренең иң яхшы шигырьләре кергән. Проектның төп бурычы ике телдәге әдәбиятны тоташтыру булды. Татар авторларын бүгенге көн рус шагыйрьләре тәрҗемә итте. Алар үзләренә ошаган шигырьләрне сайлап алган. Китап Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән дөнья күрде», — дип сөйләде спикер.
Ул искәртеп узганча, китапны тәкъдим итү чарасы Казан ратушасында булды. Ул музыкаль спектакль формасында узды.
Фестиваль кысаларында Казан ратушасында «Йолдызлы билет» халыкара әдәби премиясе тапшырылды. Быел «Проза» номинациясендә «Зулейха открывает глаза» романының авторы Гүзәл Яхина җиңү яулады. Ул 196 конкурсант арасыннан бертавыштан сайлап алынды. Казан федераль университеты аспиранты Булат Ибраһим «Шигърият» номинациясендә лауреат булды. Егеткә 25 яшь, жюри аны 22 дәгъва кылучы арасыннан бертавыштан сайлап алды.
Фестиваль В.Аксенов исемендәге скверда узган чара белән тәмамланды. Сквер Василий Аксеновның дуслары һәм фестивальнең кураторы — «Октябрь» әдәби журналы баш мөхәррире Ирина Барметова теләкләрен истә тотып төзелгән. Скверның архитекторы — Василий Аксеновның музей-йорты директоры Ирина Аксенова. Ул көнне бирелә джаз яңгырады, шигырьләр укылды. Чарада актер Вениамин Смехов чыгыш ясады. Шулай ук Василий Аксеновның истәлек билгесе-автопортреты ачылды һәм язучылар аллеясы утыртылды.
Мәгълүмат http://tatar-congress.org/2015/ сайтыннан алынды.