Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Александр Иванов күргәзмәсе ачылды

Казанда Александр Иванов күргәзмәсе ачылды

admin 06.02.2016

(6 февраль, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында Тукай районы Мартыш авылында туган бизәк сугу остасы Александр Ивановның «Времён чеканный силуэт» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды.

11

Тантанада Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова, сәнгать белгече Людмила Шкляева, Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, “Туганайлар” газетасының баш редакторы Людмила Белоусова һәм Россия сәнгать академиясе әгъзасы Фиринат Халиков катнашты.

43 ел буе бизәк сугу белән шөгыльләнү дәверендә Александр Иванов 150ләп картина иҗат иткән. Рәссамның иҗаты киң кырлы: ул Россия тарихы, Татарстанның Болгар чорыннан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихы, әкиятләр, фантастика, фәлсәфә һәм дин белән бәйле уй-хыялларын металлга төшерә. Александр Россиянең төрле шәһәрләрендә инде 25 шәхси күргәзмәсен оештырган.

“Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле солистлары үзләренең чыгышлары белән тантанага тагы да ямь өстәде.

http://www.tuganaylar.ru

Продолжить чтение

Назад: Мәскәүдә беренче татар фильмы төшерелде
Далее: Муса Җәлил батырлыгы — Мәскәү — Казан видеокүпере темасы

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57