Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Әзербайҗан мәдәнияте көне билгеләп үтелде

Казанда Әзербайҗан мәдәнияте көне билгеләп үтелде

admin 29.05.2024

«Чулпан» мәдәният үзәгендә Әзербайҗан мәдәнияте көненә багышланган концерт булып узды. Ел саен чараның оештыручылары булып «Татарстан Республикасының Әзербайҗан милли-мәдәни автономиясе» тора.

Концерт залына кергәнче милли атрибутика белән оештырылган күргәзмәне күрү мөмкинлеге каралган иде. Кунакларны милли костюмнарда яшь җәмгыять активистлары каршы алды.

Сәхнәдән сәламләү сүзләре белән Бәһрам Мостафаев чыгыш ясады. Ул барлык гаиләләргә дә иминлек, тыныч күк һәм бәхет теләде. Чарада Бәһрам Мостафаевка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук,  активистларга хәйрия эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасында әзербайҗан халкының мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен Ассамблея һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты исеменнән Рәхмәт хатлары бирелде. Хатларны Ренат Вәлиуллин һәм Тимур Кадыйров тапшырдылар.

«Евровидение – 2011» җыр бәйгесе җиңүчеләре Эльдар Гасыймов һәм Нигяр Җамал — бәйрәмнең төп кунаклары булдылар.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57