Казанның Горький паркында «Байтирәк» (Древо жизни) проекты кысаларында татар мәдәниятенә багышланган бәйрәм чарасы узды. Әлеге проектның максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру.
Бу проект беренче тапкыр 2022 нче елның җәендә үтте. 2 ел эчендә удмурт, мари, чуаш, мордва, башкорт һәм рус халыкларының мәдәниятенә багышланган чаралар үткәрелде.
2 нче август көнне казанлыларның татар мәдәнияте белән танышу, татарларның этнографик төркемнәренең халык киемнәрен күрү мөмкинлеге булды. Әлеге күргәзмәдә Казан, Пермь татарлары, мишәрләр, керәшеннәрнең милли киемнәре күрсәтелде. Костюмнарның күбесе Гөлшат Шәмсетдинова, Дамир Васильев, Ильдар Гатауллин, Надежда Шәйхлисламова тырышлыгы белән ясалган.
Бәйрәм кунаклары үзләре керамика, балчык, тамбурлы чигү, читек җөе гөреф-гадәте, керәшеннәрнең «тамакса» ясау остаханәләрендә катнаша алды.
Бәйрәмне Чувашия Республикасы Урмай авылыннан Фәрит Гыйбатдинов исемендәге «Мишәр» халык җыр һәм бию ансамбле башлап җибәрде. Чараны Теләче районы Субаш авылыннан «Нарудган» керәшен халык фольклор ансамбле, «Мирас» бию ансамбле, «Риваять» этнотөркеме дәвам итте. «Zakaria» фолк-төркеме 3 татар халык җырын башкарды. Әлеге төркемнең репертуарында 9 милләт җырлары яңгырый.
Бию һәм җыр ансамбльләре чыгышларыннан соң алып баручы Илмир Ямалов халыкны түгәрәккә җыеп, аларны татар халык бию көенә биетте, җырлатты, уйнатты.Үзенең мондый татар бәйрәмнәре үтүенә бик шат булуын белдерде.
«Татарча бәйрәмнәргә алып баручы итеп чакырсалар, мин килергә әзер, чөнки мондый бәйрәмнәр милләтебез өчен, халкыбыз өчен бик кирәк», – ди ул.