Беларусь һәм Россия халыклары бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узды. (Туры трансляция) (ФОТО)
Бәйрәм Печище авылындагы Янка Купала музееның иң эре проектларыннан берсе булган «Янка Купала әсәрләре иллюстрацияләрдә» күргәзмәсе белән ачылды.
Белоруссия әдәбияты классигы Янка Купаланың Россиядәге бердәнбер музее хезмәткәрләре авторның әсәрләре буенча төрле рәссамнар иҗат иткән иллюстрацияләрнең киң спектрын тәкъдим иттеләр.
Күргәзмә ачылганнан соң тантаналы чара концерт программасы белән дәвам итте, аның төп темасы — Татарстан һәм Беларусь халыкларының төрле өлкәләрдә өзелмәс элемтәсе.
Барлык катнашучыларны һәм тамашачыларны ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Беларусь Республикасының Россиядәге Илчелегенең Казандагы бүлеге җитәкчесе Виктор Щетько, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская һәм Казанның «Спадчына» белоруслар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Маруденко котлады.
Концерт программасында рус, белорус мәдәниятен, шулай ук Идел буе халыкларының мәдәни традицияләрен чагылдыручы чыгышлар күрсәтелде. Белорус әдәби классигы Янка Купала әсәрләреннән тыш, сәхнәдән 1943 елда Белоруссия территориясен азат итүдә катнашканда һәлак булган татар композиторы Фәрит Яруллинның әсәрләре яңгырады. 2017 елда Витебск өлкәсендә Фәрит Яруллинга һәйкәл куелган, Дубровна шәһәренең музыкаль лицеена аның исеме бирелгән.
Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәрит Насриев бар иде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге