Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда беренче курста укучы чит ил студентлары белән очрашулар башланды

Казанда беренче курста укучы чит ил студентлары белән очрашулар башланды

admin 04.10.2019

(4 октябрь 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында яңа уку елында чит ил студентлары белән беренче очрашу узды. Чарада якын һәи ерак чит илләрдән килеп КМТТУның беренче курсында укучы студентлар катнашты.

Очрашуда аларга Россия законнары үзенчәлекләре, вакытында миграция исәбенә басу мөһимлеге һәм Казанда узучы мәдәни-массалы чаралар турында сөйләделәр.

Xt2pzbPP_Lw

Җыелышта Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, ТР Яшьләр эшләре министрлыгының психологик ярдәм күрсәтү бүлеге педагог-психологы Гөлназ Гарипова, КМТТУның халыкара белем бирү программалары факультеты деканы Светлана Матвеева, КМТТУның социологик системалар факультеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Назар Атдаев һәм Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе урынбасары Амриддин Камолов чыгыш ясады. Алар югары уку йортларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, чит ил студентларына карата миграция законнары аспектлары, Ассамблея һәм Дуслык йортының төп проектлары турында сөйләделәр һәм алга таба милләтара һәм динара элемтәләрне ныгыту мөһимлеге турында әйттеләр.

ReIi2U5mM2Y

Очрашу чит ил студентларын яңа җирлеккә җайлаштыру буенча чаралар уздыру кысаларында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе тарафыннан оештырылды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: БДБ илләре укучылары Казанда узачак ярышларга җыелачак
Далее: «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең өч сайлап алу туры барышында 130дан артык чыгыш каралды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57