Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Беренче Республикакүләм «ЭтноСтартапФорум» үтәчәк

Казанда Беренче Республикакүләм «ЭтноСтартапФорум» үтәчәк

admin 22.08.2020

(22 август 2020) 28-30 август көннәрендә Татарстанда беренче ЭтноСтартапФорум үтәчәк. Чара Татарстан халыклары мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча яшьләр эшкуарлык инициативаларын барлауга һәм алга этәрүгә багышлана.

Форумның максаты — милли колоритлы продукция җитештерүче-эшкуарлар берләшмәсен булдыру, тәҗрибә белән уртаклашу һәм Россия төбәкләрендә этнокомпонентлы продукцияне уңышлы реализацияләү практикасын күрсәтү.

Проектта милли-мәдәни оешмалар яшьләре, яшь эшкуарлар һәм үзмәшгульләр катнаша. Тәҗрибә белән уртаклашу өчен оештыручылар Россия буйлап уңышлы этник проектларны да катнашырга чакыра.

Программада лекцияләр һәм практик сессияләр:

Рөстәм Касыймов — OZON Идел буе директоры,
Дилбәр Садыкова — «Татарстан Республикасы туризмын үстерү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры,
Дмитрий Васенин — Мари Эл Республикасының инвестицион үсеш агетлыгы җитәкчесе,
Роман Дементьев — «Емелины Печи» әзер мичләр остаханәсе җитәкчесе,
Михаил Кузнецов — «Tolstoywear» тегү производствосына нигез салучы һәм генераль директоры,
Владимир Эйналиев — «Unnamed» дизайн-студиясенә нигез салучы һәм креатив директоры.

ЭтноСтартапФорумда 150 кеше катнашыр дип көтелә. Катнашу өчен гаризалар 24 августка кадәр taba.tatar сайтында кабул ителә.

Проектны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе оештыра.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Җирле милли-мәдәни автономияләр эше буенча республика муниципаль берәмлекләрендә фикер алыштылар
Далее: Дуслык йортында туган тел онлайн-курслары дәвам итә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57