(18 май 2015) Чара 15 май көнне билгеләп үтелгән Халыкара гаилә көненә багышланган иде.
Бүген Казанда тәүге «Әдәби парк» узды. Чара «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта оештырылган иде һәм 15 май көнне билгеләп үтелә торган Халыкара гаилә көненә багышланды.
«Әдәби парк» Казанда былтыр үткәрелгән һәм популярлык казанган «Әдәби ишегалды» традициясен дәвам итә. Чара Россиядә Әдәбият елы һәм Татарстанда Парклар һәм скверлар елына багышланган иде. «Әдәби парк»ны Казан башкарма комитетының Мәдәният идарәсе һәм Казанның ЗАГС идарәсе оештырды.
Р Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева казанлыларны Халыкара гаилә көне белән котлады. Ул ассызыклаганча, күптән түгел генә бу бәйрәмне бик азлар гына белә иде, әмма бүген ул киң билгеләп үтелә. «Бу очраклы гына түгел — бүген гаиләне ялгыз дип булмый. Аңа Россия Федерациясе дәрәҗсендә дә, республика дәрәҗәсендә дә зур игътибар бирелә. Гаиләләргә ярдәм итү буенча төрле программалар эшләнә һәм кабул ителә», — диде ул.
А.Шәвәлиева билгеләп узганча, бүген Татарстан Республикасы белән «Илкүләм дан үзәге» арасында гаилә һәм аналарга, «Ана изгелеге» Бөтенроссия программасына ярдәм итүгә юнәлдерелгән ТР Хөкүмәте программалары комплексын тормышка ашыруда булышу турындагы килешү имзаланды.
«Бер балалы гаиләләр норма саналган вакытлар артта калу сөенечле. Бүгенге көндә яшь гаиләләрдә икешәр, хәтта өчешәр бала. Гаиләләрдә балалар мөмкин кадәр күбрәк булсын өчен тырышырга кирәк», — дип йомгаклады ул сүзен.
«Әдәби парк»та никахларының юбилейларын билгеләп үткән иҗат гаиләләрен бүләкләү дә булды. Һәркайсы танылган шагыйрь, рәссам яки башка иҗади һөнәр вәкиле булган юбилярлар җыелучыларга мәхәббәт һәм гаилә турындагы шигырьләрен укыды.
Чара кысаларында Татарстан милләтләренең туй киемнәре күрсәтелде, китаплар күргәзмәсе узды һәм «Буыннар элемтәсе» фотоконкурсына нәтиҗә ясалды. Җыелучылар алдында Казанның иҗат коллективлары һәм артистлар да чыгыш ясады.
Быел Казанда спортның судагы төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты талисманнары булган Итил белән Алсу да катнашкан бәйрәм ахырында «Әдәби парк»та катнашучылар һәм кунаклар күккә, тынычлык символы буларак, ак күгәрченнәр очырды.
«Татар-информ»