(27 август 2018) 30 августтан 2 сентябрьгә кадәр Иске Татар бистәсенең җәяүлеләр йөри торган К.Насыйри урамында Казанда беренче тапкыр “Хәзинә” I халыкара милли традицияләр фестивале узачак.
Фестивальдә Россия төбәкләренең осталары һәм оешмалары катнашачак. Фестивальдә катнашу өчен Дагыстан, Чувашия, Мордовия һәм Марий Элдан гаризалар килгән, шәһәрләр арасында Псков, Елец, Түбән Новгород һәм Мәскәү вәкилләре бар. “Хәзинә” программасында – халык сәнгать һөнәрләре оешмаларының коллектив экспозицияләре, Татарстан һәм Россия продукциясен җитештерүчеләр, мастер-класслар.
Фестиваль халыкларның мәдәни, традицион мирасын, милли-художестволы һөнәрләрен, этник үзэшчән фольклорын саклау, яңарту; милли гадәтләрне популярлаштыру максатыннан чыгып уздырыла. Оештыручылар – Татарстан Республикасының Халык художестволы һөнәрләре палатасы, Татарстан Республикасының халык художестволы һөнәрләрен үстерү үзәге һәм “Иске шәһәр” префектурасы.