Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” оешмасының Евразия бүлеге киңәшмәсе үткәрелә

Казанда “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” оешмасының Евразия бүлеге киңәшмәсе үткәрелә

admin 26.03.2015

(26 март 2025) Анда “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” президенты, Истанбул мэры Кадыйр Төпбаш та катнаша.

 Хәзерге вакытта Казан Ратушасында “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” оешмасының Евразия бүлеген үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә бара. Ул “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” оешмасының вице-президенты, Евразия бүлеге президенты, Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә уза, дип хәбәр итәләр Казан мэриясеннән.

Киңәшмәдә хәзерге вакытта ТР башкаласынга эшлекле сәфәр белән килгән “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” президенты, Истанбул мэры Кадыйр Төпбаш та катнаша.

Шунысын да билгеләп үтик: ТР Хөкүмәте порталында бирелгән белешмә буенча, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Истанбул мэры Кадыйр Төпбашның тантаналы очрашуы планлаштырылган. Р.Миңнехановның Төркия кунагы К.Төпбашка «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медален тапшыруы күздә тотыла.

Чыганак: Татар информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57