Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Без бер агач тармаклары» фестивале оештыру комитеты утырышы узды

Казанда «Без бер агач тармаклары» фестивале оештыру комитеты утырышы узды

admin 03.08.2021

(3 август 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТР Президенты Аппараты вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы фин-угыр халыкларының «Без бер агач тармаклары» республика халык иҗаты фестивален үткәрү буенча киңәшмә узды.

Фестиваль «2014-2023 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Безымянный

Фестивальне оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә эшендә ТР Президенты Аппараты, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау буенча ресурс үзәге вәкилләре, Татарстанның фин-угыр халыклары милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты җитәкчелеге һәм профильле бүлекләре хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмәгә онлайн-форматта Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты, мәдәният идарәсе, «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты һәм Туган якны өйрәнү музее җитәкчелеге дә кушылды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы фин-угыр халыкларының «Без бер агач тармаклары» VII республика фестивале 2021 елның 21 августында 13:00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең «Азатлык» мәйданында узачак.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57