Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда биш республика шагыйрьләре шигырьләре яңгыраячак

Казанда биш республика шагыйрьләре шигырьләре яңгыраячак

admin 13.03.2019

(13 март 2019) 16 март көнне Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында III төбәкара «Рукопожатие пяти республик» шигърият фестивале үтәчәк. Фестивальдә барлыгы 30 шагыйрь катнашачак.

Узган елны проектта Чуашстан, Марий Эл, Удмуртия һәм Татарстан шагыйрьләре катнашса, быел алар белән беррәттән үз иҗаты белән Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре вәкилләре уртаклашачак. 

Шигърият концерты беренче тапкыр 2017 елда 20дән артык шагыйрь катнашында узды. «Рукопожатие пяти республик» фестивале Театр елы, дөньякүләм Шигърият көне, Россия язучылары союзының Татарсан бүлеге оешуга 20 ел һәм «Аргамак. Татарстан» әдәби журналының беренче саны чыгуга 10 ел тулу уңаеннан үткәрелә.

АФИША ПЕЧАТЬ

Проекны Казан рус милли-мәдәни берләшмәсе, Россия язучылары союзының Татарстан бүлеге, Россия язучылар союзының Казан бүлеге, Казан шәһәре ветераннар Советы, «Диалог» шигърият театры оештыра.

Чара 14:00 сәгатьтә башлана. Керү чакыру билетлары аша. Белешмәләр өчен телефон: 8(917)-259-98-14.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: КФУ биналарының берсендә Толстой һәм Тукай скульптуралары барлыкка киләчәк
Далее: Нәүрүз 2019: 23 март көнне бәйрәм кунакларын ни көтә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57