Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда бурятлар берләшә

Казанда бурятлар берләшә

admin 11.10.2015

(11 октябрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслый Йортында Казанда яшәүче бурятларның беренче җыелышы үтте. Бу очрашуның максаты – Татарстан башкаласында бурят милләтенең барлык вәкилләрен туплый алган милли-мәдәни автономия төзү.

IMG_0316

Ике сәгатьлек әңгәмә барышында диаспора төзүгә бәйле сораулар каралды. Ватандашлар белән танышканнан соң, катнашучылар шәхси уставларын тикшерү эшенә  керештеләр. Бу уставның соңгы варианты Казанда 2016 елның 9 гыйнварында үтәсе бурятларның милли-мәдәни автономия конференциясендә имзаланачак.

Моннан тыш, җыелышта “Сагаалган” ай календаре буенча бурятларның Яңа елын үткәрү планы да каралды. Бу бәйрәм 8 февральдә зур итеп үткәреләчәк.

Сэсэгма Буреева сүзләренә караганда, Казанда бурятларның милли-мәдәни автономияләрен булдыру Татарстанда яшәүче бурятлар өчен бик мөһим чара. Диаспора үз якташларына төрле сораулар буенча ярдәм күрсәтәчәк, милли бәйрәмнәрне үткәрәчәк, актив иҗтимагый эшчәнлек алып барачак, ә башка милләт вәкилләренә Бурятиянең теле һәм мәдәнияты белән якыннан танышырга мөмкинлек бирәчәк.

IMG_0293

Очрашу нәтиҗәсе итеп, планга кертелгән чараларга әзерлекне башларга дигән карар кылынды. Бурятларның киләче җыелышы халыклар Дуслык Йортында 2015 елның ноябрь аенда оештырылачак.

Шахноза Вахидова,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Карелиядә Татарстан Республикасы мәдәнияты көннәре башланды
Далее: Туфан Миңнуллин истәлегенә иҗат кичәсе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57