(5 март 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Чит ил студентлары» юнәлеше буенча республика түгәрәк өстәле утырышы узды. Чараны Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе һәм ТР Студентлар лигасы оештырды.
Утырыш Татарстан Республикасы хакимият органнары һәм югары уку йортлары ректорлары Советы вәкилләре катнашында узды.
Утырыш барышында катнашучылар административ хокук бозулар өчен социальләштерү, адаптацияләү һәм депортацияләү проблемалары, чит ил студентларының физик затлар өчен бирелүче грант конкурсларында катнашу мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, катнашучылар чит ил студентлары белән эшләү буенча проект эшчәнлеге өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу перспективалары турында фикер алыштылар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге