Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда чит ил студентлары арасында радио алып баручысына кастинг узачак

Казанда чит ил студентлары арасында радио алып баручысына кастинг узачак

admin 23.01.2017

(23 гыйвар, 2017 ел) Чит илләрдән килеп Татарстанда укучы яшьләргә студентлар радиосы «йолдызлары» булу мөмкинлеге барлыкка килде, алар үз туган телләрендә чыгыш ясый алачаклар. Радио алып баручысына кстинг Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында узачак.

 

radio.max-1200x800

Кастингны узган студент үз иле, мәдәнияты, Казанда яшәү һәм уку үзенчәлекләре турында сөйли һәм радиотыңлаучыларны традицион музыка белән таныштыра алачак.

-CVvbBVKfnk

Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе UFM студентлар радиосы, Казан федераль университетының интернет-радиосы белән берлектә яңа проект оештыра. Яңа радиопроектны Россия халкы да, чит ил аудиториясе дә тыңлый алачак. Ягъни, яңа радио алып баручысын аның туган ягында да ишетәчәкләр.

Кастингта катнашырга теләк белдерүчеләргә:

  1. Харизмалы булу, дөньяга позитив караш
  2. Үз туган телеңдә фикереңне матур һәм төгәл итеп аңлата белү

Кастинг 10:30 сәгатьтә, 29 гыйнвар якшәмбе көнне Павлюхин ур, 57 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында булачак.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57