Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда чит илләр студентларының өченче фестивале узды

Казанда чит илләр студентларының өченче фестивале узды

admin 02.03.2015

(2 март 2015) Атна дәвамында һәр теләгән кеше чит илләрнең милли традицияләре белән танышты.

Казан федераль университеты базасында чит илләр студентларының Colours of the world at KFU өченче фестивале узды. Атна дәвамында һәр теләгән кешенең чит илләрнең милли традицияләре белән танышу мөмкинлеге бар иде.

“УНИКС” мәдәни-спорт комплексы сәхнәсендә гала-концертта Үзбәкстан, Таҗикстан, Кытай, Куба, Конго Демократик Республикасы һ.б. милли җәмгыятьләрнең театральләштерелгән тамашалары күрсәтелде. Моннан тыш, катнашучы илләрнең милли мираслары тәкъдим ителгән күргәзмә өстәлләре оештырылган иде.

“Әлбәттә, безнең барыбыз өчен дә рус теле — уртак тел, әмма барыбызны да сәнгать берләштерә”, — дип мөрәҗәгать итте КФУ ректорының тышкы элемтәләр буенча урынбасары Линар Латыйпов чит ил судентларына.
Фестиваль дәвамында “түгәрәк өстәл”ләр, күргәзмәләр, җәмәгатьчелек һәм спорт чаралары узды, гала-концертта аларга нәтиҗә ясалды. Шулай ук теннис, шахмат һәм мини-футбол буенча турнирларда җиңүчеләр бүләкләнде.

Фестиваль кысаларында мини-футбол буенча Конго Демократик Республиканың җыелма командасы чемпион булды.

Оештыручылар сүзләренә караганда, фестивальнең төп бурычы  — студентларның иҗади сәләтләрен ачу, мәдәни элемтәләрне ныгыту һәм чит илләрнең милли традицияләре белән танышу.

“Бүген КФУ да чит илләрдән булган 2106  студент белем ала. Ә вузны тәмамлаучылар бөтен дөньяга таралды һәм үз илләренә хезмәт куя”, — дип билгеләп үтте Линар Латыйпов.

Чыганак: «Татар информ » ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57