Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда чуаш гүзәлен сайладылар

Казанда чуаш гүзәлен сайладылар

admin 05.03.2016

(5 март, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Татарстанның чуаш гүзәле – 2016” (“Тутарстан Чаваш пики – 2016”) конкурсы үтте.

“Татарстанның чуаш гүзәле – 2016” (“Тутарстан Чаваш пики – 2016”) – Татарстан Республикасының чуаш милли-мәдәни автономиясе тарафыннан ел саен оештырыла торган матурлык һәм талант конкурсы.

Быел “Чаваш пики” титулы өчен Татарстанның 10 районыннан гүзәл кызлар ярышты. “Татарстанның чуаш гүзәле” конкурсы җиңүчесе гадәттәгечә республика данын Мәскәү шәһәрендә узачак “Россиянең чуаш гүзәле” Россиякүләм конкурсында яклаячак.

Чуаш халкының милли мәдәниятын, телен һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән әлеге конкурсны Татарстанда үткәрү күркәм гадәкә керде – ул 2002 елдан бирле уза. Бу елга кадәр Татарстанның чуаш гүзәлләре республиканың данын конкурсның Россиякүләм этабында лаеклы якладылар һәм һәрвакытта да призлы урыннар яуладылар.

IMG_0751-1024x682

Чуаш гүзәлләре 5 төрле сынау үттеләр: видеооткрытка – визитка (үзең белән таныштыру), милли аш-су тәкъдим итү, иҗади номер, блиц-турнир (бию һәм интерректуаль конкурс), шулай ук бал күлмәгеннән чыгыш.

Нәтиҗәдә, Гран-прига Аксубай районыннан килгән Марина Васикова лаек дип табылды. I урын – Ксения Романова (Чүпрәле), II урын – Алена Шафеева (Түбән Кама), III урын – Алена Никитина (Нурлат). Интернет тавыш бирү нәтиҗәсендә “Интернет пики” титулын Кристина Игнатьева (Тәтеш) яулады.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанлылар 12 март көнне “Май чабу” – “Широкая Масленица”ны бәйрәм итәчәк
Далее: Казанның үзбәк гүзәле билгеле булды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57