Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Чуаш оешмасының хисап-сайлау конференциясе үтте

Казанда Чуаш оешмасының хисап-сайлау конференциясе үтте

admin 14.03.2021

(14 март 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан Республикасында Чуаш милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды. (ФОТО)

VNM_1863

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре Департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Чуаш милли конгрессы вице-президенты Владимир Тяпкин, Татарстан Республикасында чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе Дмитрий Самаренкин, шулай ук республиканың муниципаль районнарындагы 27 җирле чуаш бүлекчәсе җитәкчеләре һәм чуаш телендә чыгучы «Сувар»газетасы вәкилләре катнашты.

51

Конференция эше рәсми рәвештә хөрмәтле кунакларның сәламләү сүзләре белән ачылды.

Алга таба көн тәртибе кысаларында, оешманың 2017-2020 еллардагы эшчәнлеге турындагы хисап доклады белән Дмитрий Самаренкин һәм ревизия комиссиясе рәисе чыгыш ясады.

Конференция «Аталан» яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Артем Носков, «Сувар» республика чуаш газетасы баш мөхәррире Ирина Трифонова, Казан шәһәренең күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең чуаш бүлеге укытучысы Сильвия Чаркина, чуаш автономиясе рәисе урынбасары, «Чекес» халык ансамбле җитәкчесе Елена Кондюкова һәм Татарстанның туган якны өйрәнүчеләр берлеге рәисе Александр Семенов чыгышлары белән дәвам иттерелде.

 

Самаренкин д а

Чыгышларны тыңлаганнан соң, катнашучылар оешма Уставындагы үзгәрешләр турында фикер алыштылар, Совет, ревизия комиссиясе әгъзаларын, автономия рәисен һәм рәис урынбасарларын сайладылар. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Дмитрий Самаренкин рәис вазыйфасына яңадан сайланды.

VNM_1901

Хисап-сайлау конференциясе оешма активистларын Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының, Татарстан халыклары Ассамблеясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләү һәм Чуаш Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Фәйзуллинаның бәйрәм иҗат программасы белән тәмамланды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57