«Татмедиа» янындагы паркта күренекле чуаш шагыйре Михаил Сеспельнең 125 еллыгына багышланган Төбәкара музыкаль-шигъри фестиваль узды. Әлеге фестивальнең оештыручысы булып Татарстан чуашларының «Сувар» газетасы торды.
«Чуашстан коллегалары белән безнең арабызда хезмәттәшлек турында килешү төзелгән. Без тәҗрибә белән уртаклашабыз, кирәк булганда бер-беребезгә ярдәм күрсәтәбез. Татарстанда чуаш телендә «Татмедиа» 5 газета чыгара. Чуашлар-сез безнең өчен кардәш халык. Сез шигърият, иҗат тарихына бик мавыктыргыч экскурсия ясадыгыз. Мондый чаралар чын-чынлап традициягә әверелә бара», – диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының генераль директоры Шамил Садыйков һәм бәйрәм кунаклары-Чуашстан сәнгать эшлеклеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәм кунакларын, шулай ук, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин да сәламләде.
Чара талантлы артистларның иҗади номерлары белән үрелеп барды. Алар арасында: Республика, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Стефания Чаркина «Линка-линка» чуаш халык җырын башкарды; Яшь тамашачы театры артистлары Юрий Торговцев һәм Надежда Полячихина Михаил Сеспель һәм Анастасия Червякованың бер-берсенә язган хатларының фрагментлары буенча театральләштерелгән һәм, шулай ук, Чуашстан халык шагыйре, Чуашстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Сеспель исемендәге премия лауреаты Светлана Азамат музыкаль-поэтик композицияләр белән чыгыш ясадылар.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге,
«Милли акцент» материаллары буенча