Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда дәүләт милли сәясәте буенча семинар узды

Казанда дәүләт милли сәясәте буенча семинар узды

admin 30.11.2023

Казан Кремлендә Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре һәм милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлеген оештыру буенча республика семинары узды. (ФОТО)

Семинарда Татарстан халыклары Ассамблеясе филиаллары һәм вәкиллекләре җитәкчеләре, Дуслык йортлары һәм үзәкләре директорлары, Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе һәм җирле милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре катнашты.

Чара этномәдәни проектлар фәнни җитәкчесе, КФУның антропология һәм этнография кафедрасы доценты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Елена Гущина чыгышы белән ачылды. Бергеч үз презентациясендә XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башы Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче Идел буе халыклары традицион киемнәренең аутентик реконструкцияләнгән коллекциясен булдыру буенча тарихи-этнографик проект турында сөйләде.

Алга таба, катнашучыларны сәламләп, эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе Департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты битәкчесе Константин Яковлев һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров чыгыш ясады.

Семинар программасы ТР дәүләт милли сәясәте сферасында эшчәнлек алып баручы ТР Мәдәният министрлыгы, Фән һәм мәгариф министрлыгы, КФУ, фәнни һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре докладлары белән дәвам иттерелде.

Ахырдан барлык катнашучылар сертификатлар алды.

Семинарны эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе департаменты булышлыгы белән ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты оештырды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57