(27 май 2021) Казанда «Дөнья энҗесе – 2021» IX Халыкара матурлык һәм талант бәйгесенең финалы узды. Татарстан Республикасы әрмән милли-мәдәни автономиясе активисты, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының «Нур» ансамбле җитәкчесе Анаит Хачатурян конкурста җиңеп чыкты.
Финалга 12 кыз — Кытай, Үзбәкстан, Кыргызстан, Шри-Ланка, Танзания, Казахстан, Россия, Колумбия, Әрмәнстан, Һиндстан, Таҗикстан, Төркмәнстан вәкилләре чыкты.
Анаит кечкенәдән бию белән шөгыльләнә һәм ТР әрмән милли-мәдәни автономиясе эшчәнлегендә актив катнаша. Ул шулай ук «Татарстанның нәни гүзәле – 2011» балалар матурлык конкурсының «Мисс Грация» номинациясендә, «PrincessART & FASHION 2012» конкурсының «Prince&PrincessUniverse 2012» номинациясендә, «LitlleMiss 2012» конкурсының «Галәмнең Мини-миссы» номинациясендә һәм «Мисс фото» номинациясендә Гран-при иясе.
Чарада ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты. Жюри составына «Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Тимур Кадыйров, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов, Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге директоры Ирина Алешина, «Бим-радио» радио алып баручысы Тимур Акулов керде.
Визит карточкалары конкурсында кызлар үзләре, Ватаннары, хыяллары һәм максатлары, кайда укулары һәм алар өчен иң кыйммәтле нәрсәләр турында сөйләделәр. Соңыннан катнашучылар иҗади номерлар күрсәттеләр. Анаитка «Вардавар» әрмән биюен башкарырга «SharQ» халык биюе коллективы һәм «Нур» бию коллективы ярдәм итте.
Бүләкләү өлешендә Тимур Акулов барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерде:
«Матурлык һәм иҗат өлешеннән тыш, без бер зур идеологик бурычны башкарабыз: илләрне, республикаларны һәм континентларны берләштерү. Без, иҗат кешеләре, аларның барысын да берләштерергә, хәзерге дөньяда чикләрнең ни дәрәҗәдә шартлы булуын һәм планетабызның ни дәрәҗәдә мультикультуралы булуын күрсәтергә тиеш. Конкурс бу бурычны үтәде дип уйлыйм».
Тимур Кадыйров шулай ук конкурсантларга һәм чараны оештыручыларга башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
«Мин бу мизгелне күптән көттем. Кызганычка каршы, узган ел бу чараны офлайн форматта уздырып булмады. Кайбер катнашучылар конкурска ике ай түгел, ә ике ел әзерләнделәр. Алар безгә бүген шулай озак әзерләнгәннәрнең барысын да күрсәттеләр. Кызлар, сезгә зур рәхмәт!».
Анаит Хачатурян «Иҗат миссы» номинациясендә җиңүче булды һәм Мисс «Дөнья энҗесе – 2021» титулына ия булды.
«Мин бу конкурста күптәннән катнашырга, мәдәниятебезне күрсәтергә теләдем. Конкурста катнашу — ул үзеңне, үз илеңне күрсәтү, шулай ук үземдә ниндидер яңа сыйфатлар ачу мөмкинлеге. Ике ай дәвамында без кызлар белән дуслаштык, аларның кайберләре белән, минемчә, озак аралашырбыз әле. Конкурстан соң рәхәт арыганлык, эйфория хисе сизелә. Катнашу һәм әрмән мәдәниятен тәкъдим итү мөмкинлеге өчен оештыручыларга рәхмәт», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Анаит.
Мисс Гүзәллек Титулы — Мария Колесова (Үзбәкстан)
Мисс Талант Титулы — Диана Зулпуева (Кыргызстан)
Мисс Наз Титулы — Хев Антониге Чарани Саубагья Виджесингхе (Шри-Ланка)
Мисс Эмоциональлек Титулы — Махриджемал Ходжанязова (Төркмәнстан)
Мисс Интеллект Титулы — Лю Цзя (Кытай)
Мисс Артистлык Титулы һәм Тамашачылар симпатиясе призы — Пратибха Сингхадоуриа (Һиндстан)
Мисс Стиль Титулы — Гомес Аренас Лисет Самара (Колумбия)
Мисс Тыйнаклык Титулы — Мтенг Дориин Джудиус (Танзания)
Мисс Елмаю Титулы — Сабрина Бозорова (Таҗикстан)
Конкурсның төп титуллары:
Мисс «Илһам» һәм «Дөнья энҗесе — 2021» 2 нче Вице-миссы — Анастасия Филиппова (Россия)
Мисс «Нәзакәт» һәм «Дөнья энҗесе — 2021» 1 нче Вице-миссы — Карина Кабдуллина (Казахстан)
Мисс «Иҗат» һәм «Дөнья энҗесе — 2021» Миссы — Анаит Хачатурян (Әрмәнстан)
Чараның турыдан-туры эфирын сылтама буенча карарга мөмкин
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге