Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Дөнья энҗесе» Халыкара матурлык конкурсы финалы узды

Казанда «Дөнья энҗесе» Халыкара матурлык конкурсы финалы узды

admin 01.05.2019

(1 май 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында студентлар арасында оештырылучы «Дөнья энҗесе» — 2019 Халыкара матурлык һәм талант конкурсы финалы узды. (ФОТО1) (ФОТО2)

IMG_6622

Ялкынлы биюләр, вокаль композицияләр, матурлык һәм талант — конкурс финалисткалары сирпегән милли мәдәниятнең барлык төсләре һәм төрлелеге Халыклар дуслыгы йорты залын ямьләндерде. Тамашачылар дөньяның 10 иле буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылды.

IMG_8694

«Дөнья энҗесе» — 2019 таҗын Индонезия вәкиле Нираджнани Путу Аюнда Деви яулады.

Беренче вице-мисс исеменә Экваториаль Гвинея вәкиле Соледад Бинданг, ә икенче вице-мисс исеменә Үзбәкстан вәкиле Юлия Ким лаек дип табылды.

«Матурлык — ул кешегә бер күз төшереп кенә бәяләнә торган нәрсә түгел. Матурлык — ул һәрберебезнең күңелендә, ул мәдәниятләр төрлелеге һәм күпъеллык аралашу», — дип сөйләде ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова.

Тамашада катнашучыларны һәм кунакларны шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та котлады.

IMG_6717

Конкурсны Казан шәһәренең Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоцияциясе белән берлектә һәм РТ Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет, Халыклар дуслыгы йорты булышлыгы белән Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе оештырды.

IMG_7429

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар дуслыгы йортында сугыш ветераннарына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
Далее: Мәскәүдә традицион татар-башкорт Сабан туе 6 июльдә узачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57