Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда дөнья халыклары биюләрен күрсәтәчәкләр

Казанда дөнья халыклары биюләрен күрсәтәчәкләр

admin 25.11.2019

(25 ноябрь 2019) В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында «Күпмилләтле Казан – бию» фестивале үтәчәк. Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йортының милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре чараның кунаклары булачак.

Фестивальнең финалында сайлап алу турларын үткән иң әйбәт чыгышлар күрсәтеләчәк. Аларны милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр, милли-мәдәни үзәкләр, үзешчән фольклор-этнографик коллективлар, Казанның мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре иҗади берләшмәләре вәкилләре башкарачак.

Фестиваль 5 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә башланачак. Чараны Казан шәһәренең башкарма комитеты һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе оештыра.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57