Ике ай дәвамында матурлык һәм талант конкурсы финалына актив әзерлек барды. «Дөнья энҗесе — 2022» титулы өчен дөньяның 13 иленнән 14 конкурсант көч сынашты.
Конкурсның төп максаты – Татарстан Республикасында яшәүче чит ил студентлары һәм халыклар арасында дуслыкны һәм татулыкны ныгыту, шулай ук талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, иҗатны популярлаштыру, дөнья халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, алар арасында иҗтимагый, социаль һәм мәдәни элемтәләрне үстерү.
Финалистларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова сәламләде.
«Татарстан халыклары Ассамблеясы – Татарстанда яшәүче халыкларны берләштерә торган бик көчле оешма. «Дөнья энҗесе» – искиткеч конкурс. Ул безгә катнашучыларның туган илләре халыкларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкинлек бирә», – дип сөйләде ул.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы рәисе Тимур Кадыйров чыгыш ясады.
«Татарстан Республикасында дөньяның 120дән артык иленнән студентлар белем ала. Республика өчен бу – шәхесне гармонияле тәрбияләү, чит ил студентларын уңышлы адаптацияләү һәм интеграцияләү өчен шарт тудыруда зур җаваплылык. Безнең конкурс, мөгаен, иң кирәкле, иң кызыклы, иң көтелгән ел чарасы, анда төрле ил вәкилләре җыела. Кызларга уңышлар телим, сез финалистлар һәм сез инде җиңүчеләр», – дип уртаклашты Кадыйров.
Таныштыру этабы кысаларында кызлар жюрига милли элементлы көндәлек киемнәр күсәтеп уздылар, үзләре турында сөйләделәр. Иҗади этап конкурсантларга үз халкының мәдәниятен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Соңыннан кичке күлмәкләрдә дефиле узды.
«Дөнья энҗесе – 2022» титулына Дарья Мирон (Молдавия) ия булды. Беренче вице-мисс – Татевик Арутюнян (Әрмәнстан), икенче вице-мисс – Айсылу Бабаева (Төрекмәнстан). Һәр катнашучы номинация яки титул буенча диплом, партнерлар һәм спонсорлардан призлар белән бүләкләнде.
Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы, «А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге» МБУ һәм Казан шәһәренең чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге