Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Дөнья энҗесе» Халыкара матурлык һәм талант бәйгесенең сайлап алу этабы узды. (ФОТО)
«Дөнья энҗесе» — ул яшьләрдә матурлык, толерантлык, хөрмәт, аралашу культурасы һәм аралашу сәнгатен тәрбияләүгә юнәлдерелгән мәдәни-массакүләм чара. Аның максаты — Татарстан Республикасында яшәүче чит ил укучылары һәм халыклар арасында дуслыкны һәм татулыкны ныгыту, шулай ук талантлы яшьләрне ачыклау, иҗатны популярлаштыру, дөнья халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, алар арасында иҗтимагый, социаль һәм мәдәни элемтәләрне үстерү.
Сәхнәгә чыккан катнашучылар үзләре, үз Ватаннары, хыяллары һәм максатлары, кайда укулары турында сөйләделәр, шулай ук милли киемнәрдә һәм гореф-гадәтләрдә иҗади номерлар күрсәттеләр.
Татарстан халыклары Ассамблеясының милли-мәдәни автономияләре (үзбәк, төркмәнстан, таҗик) бу конкурска үз вәкилләрен сайлап алу буенча берничә конкурс уздырган иде инде.
Конкурс 2009 елдан бирле үткәрелә. Аны Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казанның Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе оештыра.
Дуслык йорнтының мәгълүмат үзәге