Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Дөнья энҗесе» конкурсының сайлап алу этабы узачак

Казанда «Дөнья энҗесе» конкурсының сайлап алу этабы узачак

admin 12.04.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Дөнья энҗесе» Халыкара матурлык һәм талант бәйгесенең сайлап алу этабы узачак. «Дөнья энҗесе» – ул яшьләрдә матурлык, толерантлык, хөрмәт, аралашу культурасы һәм аралашу сәнгатен тәрбияләүгә юнәлдерелгән мәдәни-массакүләм чара.

Конкурсның максаты — Татарстан Республикасында яшәүче халыклар һәм чит илдән килеп укучылар арасында дуслыкны һәм татулыкны ныгыту, шулай ук талантлы яшьләрне барлау, иҗатны популярлаштыру, дөнья халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, алар арасында иҗтимагый, социаль һәм мәдәни элемтәләрне үстерү.

Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре (үзбәк, төркмән, таҗик) бу конкурска үз вәкилләрен сайлап алу буенча берничә конкурс уздырган инде. Башка катнашучылардан гаризалар 10 апрельгә кадәр кабул ителде.

Сайлап алу туры 16 апрельдә 13:00 сәгатьтә башлана.

Конкурсны оештыручылар: Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан шәһәренең чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57