(29 ноябрь 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында 2019 елның соңгы Дуслык һәм татулык дәресе үтте. Ул инвалидлар декадасына багышланган иде. (ВИДЕО)
Казан шәһәренең Киров районы мәктәпләренең җиденче сыйныф укучыларыннан тыш, дәрестә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының «АПРЕЛЬ» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә әрбияләнүчеләр дә катнашты.
Дәрес ахырында Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты артистлары концерт программасы тәкъдим итте. Чара Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең «Жемчуженки» ансамбле башкаруында «Әйдәгез, кешеләр, игелеклерәк булыйк» җыры белән тәмамланды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге