(27 апрель, 2017 ел) Казанда «Дуслык һәм татулык дәресләре» проектының чираттагы сезоны ябылды. Нурлатның Халыклар Дуслыгы йортында да шундый ук дәрес үтте. (ФОТО)
Казаннан кала әлеге проектны чынга ашыруда Татарстанның Алабуга, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чистай районнары кушылды.
Казанда әлеге проект гадәттәгечә мәктәптә башланасы экзаменнар алдыннын тәмамланды. 2017 ел башыннан проектта Казан мәктәпләреннән 4 меңнән артыграк җиденче сыйныф укучылары катнашты.
Җәйге каникуллар алдыннан узган соңгы «Дуслык һәм татулык дәресләре»н «Яңа гасыр» телеканалы группасы төшерде. Сюжет киләсе якшәмбе көнне 10:15 сәгатьтә «ТНВ Татарстан» һәм 10:25 сәгатьтә «ТНВ Планета» каналарында күрсәтеләчәк.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге