Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Дуслык һәм татулык дәресләренең чираттагы сезоны ачылды

Казанда Дуслык һәм татулык дәресләренең чираттагы сезоны ачылды

admin 28.09.2017

(28 сентябрь, 2017 ел) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Казан шәһәренең җиденче сыйныф укучылар өчен оештырылучы мәдәни-белем бирү интерактив проекты чираттагы сезонын ачып җибәрде. (ФОТО)

2017-2018 уку елында Татарстан башкаласының Авиатөзелеш районы мәктәпләрендә белем алучы укучылар Халыклар Дуслыгы йортының беренче кунаклары булдылар. Укучылар Халыклар Дуслыгы йорты буенча экскурсиядә булдылар, республикада яшәүче халыклар, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе тарихы белән таныштылар.

Уроки дружбы и согласия (28.09.17)

Экскурсиядән соң концертлар залында укучылар кешенең үз-үзен формалаштыруы, сыйныфка килгән яңа укучы алдында туа торган авырлыклар һәм төрле халыкларның тел үзенчәлекләре турында кыска метражлы тематик фильмнар карадылар. «Үз халкыңның бер әгъзасы булу» төшенчәсен син ничек аңлыйсын?», «Сыйныфка килгән яңа укучы үзен уңай хис итсен өчен син нәрсә эшли аласың?» кебек сорауларга укучылар күпләп җавап бирделәр.

Уроки дружбы и согласия (28.09.17)

Фильмнар буенча фикер алышканнан соң тамашачылар өчен Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары концерт программасы тәкъдим итте.

Уроки дружбы и согласия (28.09.17)

Исегезгә төшерәбез, «Дуслык һәм татулык дәресләре» проекты Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында 2014 елдан бирле тормышка ашырыла. Әлеге вакыт аралыгында проектта 25 меңгә якын Казан шәһәре укучылары катнашты.

Узган елны белгечләр тарафыннан уңай бәяләнеп, әлеге проект «Иң яхшысы — балаларга» сыйфат билгесенә ия булды. Шулай ук узган елдан проект Татарстанның муниципаль районнарында тормышка ашырыла башлады: Нурлат, Алабуга, Менделеевск, Чистай һәм Яр Чаллы шәһәрләре.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йортында Донецктан килгән рәссам күргәзмәсе ачылды
Далее: Яшьләр Ассамблеясе активистлары Татарстан районнарында булып кайттылар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57