(19 сентябрь 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Дуслык һәм татулык» интерактив мәдәни-белем бирү проектының чираттагы сезоны башланып китте. (ФОТО)
Әлеге проект Дуслык йорты базасында 2016 елдан бирле чынга ашырыла. Аны оештыру барышында Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре эшчәнлеге, республикада гомер итүче халыклар, тынычлык һәм татулыкны саклау мөһимлеге турында ун меңнән артык җиденче сыйныф укучысы белде.
Яңа уку елының беренче «Дуслык дәресендә» Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы мәктәбе укучылары катнашты. Гадәт буенча яртыеллыкның ахырына кадәр һәр пәнҗешәмбе Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты Казан мәктәпләре укучыларын кабул итәчәк.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге