(27 гыйнвар 2020) Казанда «Татарстан Республикасының ел студенты — 2019» республика премиясе финалы узды. Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе активислары призлы урыннарны яуладылар.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Республикада студентлар өчен күп нәрсә эшләнә — университетлар модернизацияләнә, тулай тораклар инфраструктур үзгәрешләр кичерә. Кеше капиталы — һәр илнең һәм төбәкнең иң зур байлыгы. Без югары уку йорларыбыз, студентларыбыз белән горурланабыз. Республика сезнең мөмкинлекләрегезгә һәм белемнәрегезгә мохтаҗ!», — дип сөйләде ул.
Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе активистлары «Чит ил студенты» номинациясенең бөтен пьедесталын алды. Казан шәһәре төрекләренең милли-мәдәни автономиясе яшьләр бүлеге җитәкчесе Диләрә Дамар әлеге номинациядә җиңү яулады. ТР төрекмәннәренең милли-мәдәни автономиясе яшьләр бүлеге вәкиле Назар Атдаев премиянең лауреаты булды. Ә ТР таджикларының милли-мәдәни автономиясе яшьләр бүлеге вәкиле Мирзозариф Зарифов «Чит ил студенты» номинациясендә махсус приз белән бүләкләнде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге