Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда әрмән рәссамы Вреж Киракосянның «Күңел тәрәзәләре» күргәзмәсе ачыла

Казанда әрмән рәссамы Вреж Киракосянның «Күңел тәрәзәләре» күргәзмәсе ачыла

admin 02.04.2018

(2 апрель 2018) Казанда, рәссам Әмир Мәҗитов музеенда әрмән рәссамы, үзлегеннән рәсем ясарга өйрәнгән үзенчәлекле язмыш иясе, Әрмәнстан рәссамнары Союзының мөхтәрәм әгъзасы, СНГ рәссамнары Союзының Казан бүлеге әгъзасы Вреж Киракосянның «Күңел тәрәзәләре» («Окна души») дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылачак.

Балачактан Вреж Киракосян рәсем ясый башлый. Рәссамнар белән аралашу һәм әдәбият уку мөмкинлеге булмаса да, ул күп тапкырлар үзлегеннән тырышып, кат-кат хаталарын төзәтеп, фигура күләмен һәм кеше тәнен дөрес ясау буенча үз системасын тудыра.

FB_IMG_1501068502560

Мөмкинлекләре чикле булган рәссамнар конкурсы җиңүчесе буларак, 2006 елда Ереван шәһәрендә Верж Киракосянның тәүге шәхси күргәзмәсе оештырыла. Бүгенге көндә аның картиналары һәм рәсемнәре Әрмәнстан, Россия, АКШ, Бөекбритания, Кытай, Франция һәм башка илләрдәге шәхси коллекцияләрдә урын алган.

Вреж на выставке

Верж Киракосянның иҗади карьерасы 2014 елның июлендә, «Душа моя в стиле ню» автобиографик повесте дөнья күргәннән соң башлана. Моңа бәйле рәвештә рәссамның өч шәхси күргәзмәсе Мәскәүдә һәм Ереван шәһәрендә, шулай ук Краснодар һәм Санкт-Петербургта уңышлы ганы оештырыла. Казан халкы үзенчәлекле рәссамның иҗаты белән 2014 елның декабрь аенда С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында группалы күргәзмә кысаларында таныша алды. Ә 2016 елда аның хезмәтләре Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында тәкъдим ителде.

Рәссам Әмир Мәҗитов музеенда узачак шәхси күргәзмә кысаларында кунаклар Верж Киракосян белән күрешеп, фотога төшә һәм аралаша алачак. Күргәзмә Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 27 йорт, 1 этаж адресы буенча 15:00 сәгатьтә ачылачак. Керү ирекле.

Күргәзмә апрель ахырына кадәр, 10:00дән 17:00 сәгатькә кадәр һәр көн (дүшәмбе ял) эшләячәк.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Балалар өчен татарча кыскаметражлы фильмнар циклы төшерәчәкләр
Далее: Мәскәүдә Сабан туе көне билгеле булды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57