(9 ноябрь, 2015 ел) Казанда татарларның генофондын тикшерү эше башланды. Әлеге проектны Казан Федераль университеты алып бара, дип хәбәр иткән “Бизнес Online” порталы.
Галимнәр арасында Казан, Әстерхан, Себер һәм Кырым татарларыныкы кергән 3 меңгә якын ДНКны тикшерергә җыена. Проект августта башлангыч алган. Тикшеренү эшен белән 18 генетик, биолог һәм тарихчылар алып бара. Проектн өстеннән КФУ ректоры киңәшчесе, Мәскәү Физикхимик медицина фәнни-тикшеренү институты директоры Вадим Говорун җитәкчелек итә.
Проект нәтиҗәләре галимнәргә татарларның килеп чыгышы турында гына түгел, ә халыкны дәвалау ысуллары (алар өчен нинди дарулар кулаерак) турында белергә дә ярдәм итәчәкләр. Моннан тыш, тикшеренү нәтиҗәсендә “Татарлар генофонды” (“Генофонд татар”) геногеографик атласын чыгарачаклар, республикада яшәүчеләрнең биологик үрнәге банкын булдырачаклар.
Мәгълүмат http://nazaccent.ru сайтыннан алынды