(16 апрель, 2016 ел) Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан республиканың барлык шәһәр һәм районнарында юбилей чаралары узачак. Мәйданнарның берсендә Татарстан халыклары Ассамблеясы коллективы чыгыш ясаячак.
Чаралар кысаларында концерт, митинг, конференция, түгәрәк өстәл, күргәзмә, “Тукайны укыйбыз” (“Читаем Тукая”) акциясе, китапханә, клуб, мәдәният һәм мәгариф оешмаларында лекцияләр һәм башкалар оештырылачак.
Г.Тукайның тууына 130 ел тулу һәм Туган тел көне уңаеннан Казанда оештырылган төп тантаналы чаралар 26 апрель көнне узачак. Алар:
9:00 сәгатьтә – Татарстан Республикасы җитәкчеләре катнашында Пушкин урамында урнашкан Г.Тукай скверында Габдулла Тукайның һәйкәленә чәчәкләр салыначак;
10:00 сәгатьтә – Казан Дәүләт яшь тамашачылар театры (Островский ур., 10 йорт) диварына Г.Тукайга багышланган мемориаль такта урнаштырылачак. Әлеге бинада 1908 елның 14 октяберендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тәүге тапкыр “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасын сөйләгән;
11:00 сәгатьтә – фольклор коллективлар һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йортының иҗат коллективлары катнашында Театральная урамында урнашкан М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры каршындагы Г.Тукай һәйкәле янында халык өчен бәйрәм чаралары узачак;
12:00 сәгатьтә – Театральная урамында урнашкан М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры каршындагы Г.Тукай һәйкәле янында традицион шигърият бәйрәме үтәчәк. Әлеге чарада Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреатлары исемнәрен игълан итәчәкләр. Чараның турыдан-туры трансляциясе “Яңа гасыр” каналыннан күрсәтеләчәк;
14:00 сәгатьтә – Татарстанның сәнгать осталары катнашында М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында тантаналы концерт үтәчәк. Әлеге чарада мәдәният һәм сәнгать әхелләренә Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе тапшырылачак.
Татартсан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге