Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Гагауз мәдәнияте көннәре уздырылачак

Казанда Гагауз мәдәнияте көннәре уздырылачак

admin 14.03.2016

(14 март, 2016 ел) 15-17 март көннәрендә Казанда Гагауз мәдәнияте көннәре уздырылачак. Төп чаралар 16 мартта үткәрелер дип көтелә.

Иртән ТР Милли китапханәсендә Татарстан һәм Гагаузия язучылары, әдәбият белгечләре, тарихчылары, китапханәчеләре очрашачак. Шунда ук гагауз әдәбияты күргәзмәсе оештырыла. ТР Милли китапханәсенә гагауз язучылары әсәрләре басылган китаплар бүләк итеп бирелә, “Гагауз әдәбияты почмагы” ачыла.

Кичен В.И. Качалов исемендәге Зур рус драма академия театрында Гагаузия сәнгать осталары катнашында концерт тәкъдим ителә. Тамашачылар каршында “Дюз ава” Гагаузия халык җыр һәм бию ансамбле, “Чаир” вокаль-инструменталь ансамбле, танылган гагауз артистлары Людмила Тукан һәм Виталий Манжул чыгыш ясаячак.

ТР Министрлар Кабинеты һәм Гагаузия Башкарма комитеты сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек хакында килешү имзалаган иде. Әлеге чаралар Молдова Республикасы белән элемтәләрне ныгыту максатыннан, үткәрелә.

http://tat.tatar-inform.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57