Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

admin 08.07.2022

Казанда изге Петр һәм Феврония һәйкәле янында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр. Бу бәйрәм күптән түгел рәсми статус алды.

Бәйрәм тантанасында 2022 елда уртак гаилә тормышының юбилей даталарын (50дән алып, 70кә кадәр) билгеләп үтүче гаилә парларына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале һәм күп балалы гаиләләргә бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук балалар өчен халык сәнгате буенча мастер-класслар, концерт программасы һәм изге Петр һәм Феврония һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.

Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый мәдәни һәм дини оешмалар, әдәби клублар һәм башка оешма вәкилләре катнашты.

Белешмә өчен. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне РФ Президенты В.В. Путинның 28.06.22 елгы Указы нигезендә бәйрәм ителә. Аның символы булып ромашка чәчәге тора. Бәйрәм көнне ромашкадан тәкыя үрәләр, ромашка бәйләмен һәм әлеге чәчәк сурәте төшерелгән открыткаларны бүләк итеп бирәләр. 8 июльдә никахлашу да популяр традициягә әйләнде.

Чараны оештыручылар: ТР МК ЗАГС идарәсе, Казан шәһәре мэриясе, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты ярдәме белән ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57