(22 декабрь, 2015 ел) Казанның Г. Тукай урамында урнашкан Галиев мәчете кабат үз ишекләрен ачты.Татар ислам архитектурасының XVIII гасыр азагы-XIX гасырдагы күркәм үрнәге булып саналган бина ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.
Бөек октябрь революциясенә кадәрге Казанның иң зур мәчетләренең берсе булып торган гыйбадәтханә янәдән төзекләндерелеп мөселманнарны кабул итә башлый. 2014 елда Татарстан Президенты карары буенча биредә төзекләндерү-реставрация эшләре башланды. Ел ярым эчендә борынгы бина беренчел кыяфәтенә керде. Стеналар ныгытылды, түбә алыштырылды, инженерлык коммуникацияләре тәртипкә китерелде. Моннан ике гасыр элек калкып чыккан мәчеткә быел җәй аенда яңа манараларына ай да куелган иде.
Рөстәм Миңнеханов башкарылган хезмәтләр белән тулысынча танышып чыкты. Мәчет территориясен һәм эчке бизәлешне дә карады. Президент җыелган мөселманнарны, кунакларны тантаналы чара белән ихлас котлады. 200 ел тарихка ия булган гыйбадәтханәнең кабат ачылуын Татарстан өчен зур вакыйга дип билделәде.
“Мәчет халык, республика һәм динебез өчен хезмәт итәр”, — диде ул. Шулай ук якын арада күршедәге Галиев йорты да яңа сулыш белән яши башлаячагын белдерде.
Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чыгышында мәчетне төзергә ярдәм иткән җитәкчелеккә, Президентка олы рәхмәтен җиткерде.
«Аллаһы Тәгалә безгә бабаларыбыз салган һәм имамлык иткән мәчетне яңадан ачарга насыйп итте. Берара мәчет шактый тузган һәм ташландык хәлдә торды. 2014 елда дәүләт ярдәмендә реставрация эшләре башланды. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы бу эштә зур ярдәм күрсәтте. Пәйгамбәребез салләәаһү гәләйһи вә сәлләм бер хәдисендә әйтә: “Кем Аллаһының ризалыгын өмет итеп мәчет кора, Аллаһы ул бәндәсенең урынын җәннәттә итәр”. Аллаһы Тәгалә мәчет төзүчеләргә үзенең әҗер-савапларын мулдан бирсен. Ике дөнья рәхәтен күрергә насыйп итсен! Мөхтәрәм җәмәгать, без Галиев мәчетенең халкыбызга иман һәм гыйлем нуры биреп торучы бер үзәк булуын телибез. Традицион рухи мирасыбызны, традицион ислам кыйммәтләрен саклап, яклап торучы шушындый тарихи мәчетләр кабат торгызылуга шатланабыз, шөкерләр кылабыз», — диде Татарстан мөселманнары лидеры.
Соңыннан Галиев мәчетендә бәйрәм намазы укылды.
Мәгълүмат http://intertat.ru сайтыннан алынды