Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда гастрономия фестивале үткәреп, дөнья күләмендә иң зур өчпочмак пешермәкчеләр

Казанда гастрономия фестивале үткәреп, дөнья күләмендә иң зур өчпочмак пешермәкчеләр

admin 07.04.2015

(7 апрель 2015)  Казан каласында туризм үсешенә этәрү комитеты рәисе Евгения Лодвигова май бәйрәмнәрендә Казанда гастрономия фестивале үткәреләчәге турында хәбәр итте.

Ул 2015-2017 елларда Татарстан башкаласында туризм үсеше программасы һәм 2015 елга каралган планнары белән уртаклашты.  Май аенда узачак фестиваль Казан кунакларын җирле аш-су белән таныштыруны, милли брендларны популярлаштыруны максат итә, тулаем алганда, Казанга тагын да күбрәк туристлар җәлеп итүгә йөз тота.

Шул рәвешле, 1-12 май көннәрендә шушы фестивальга кушылырга теләгән һәр ресторан милли ризыкларны таныту буенча үз программасын әзерләргә тиеш була. 1 май өчпочмак көне буларак билгеләп үтеләчәк, башкала үзәгендәге “Туган авылым” комплексы осталары дөньяда иң зур өчпочмак пешереп, рекорд куярга җыена. Анда теләгән кеше килеп, дөньядагы иң зур өчпочмактан авыз итә ала, ә “Туган авылым”ның андый өчпочмак  пешерерлек мөмкинлекләре бар, дип вәгъдәли Е.Лодвигова.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57