Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда георгий тасмалары тараттылар

Казанда георгий тасмалары тараттылар

admin 24.04.2018

(24 апрель 2018) Казанның “Җиңү волонтерлары” («Волонтеры Победы») бүлеге һәм Үзиреклекне үстерү үзәге активистлары Җиңү көне символы булып торган георгий тасмаларын тараттылар. “Георгий тасмасы” Бөтенроссия акциясе Горький исемендәге паркта узды.

DSC_6723

Тасмалар тарату ТР Җәмәгать палатасы рәисе урынбасары Тимур Халиков, Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов, ТР Үзиреклекне үстерү үзәге директоры Анна Синеглазова һәм башкалар катнашында узган тантаналы ачылыштан соң башланды.

Волонтерларга акциянең тамырлары һәм георгий тасмаларының символик мәгънәсе турында сөйләделәр. “Җиңү волонтерлары” хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Александр Жаринов студентларга граждан-патритоик җәмәгать үзәкләрен булдыру турында сертификатлар тапшырды, ә Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет вәкилләре Ленинград өлкәсенең Игривый утравына экспедициягә баручы Казанның тикшерү хәрәкәте активистларына истәлекле сувенирлар таратты.

Искәртеп китик, әлеге акция Казанда ел саен уздырыла. Ул 9-нчы май көнне тәмамланачак. Акция барышында 15 меңгә якын тасма таратырга планлаштырыла.

Казан Мэриясе

Продолжить чтение

Назад: Казанда Туган тел көненә багышланган чаралар узачак
Далее: И.Шәрипов Дәүләт Думасының туган телләр турындагы закон проектын ил өчен зыянлы, дип саный

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57