Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Георгий Ибушевның 40 еллык сәхнә иҗатына багышланган музыкаль кичә үткәрделәр

Казанда Георгий Ибушевның 40 еллык сәхнә иҗатына багышланган музыкаль кичә үткәрделәр

admin 07.11.2025

Казандагы Тукай исемендәге Әдәби музейда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның концерты үткәрелде. Кичә танылган җырчының 40 еллык сәхнә иҗаты юлына багышланган иде. Азактан Ибушев бүгенге көндәге җыр сәнгате һәм сәхнә сулышы хакында фикерләрен белдерде.

«Бер уйлаганда, мин карап торам – халыкка белем һәм әхлак китерә торган концертларга тамашачы азрәк йөрү тенденциясе күзәтелә. Күбрәк төрле рестораннардагы концертларга, эстрада ясаган шоуларга ябырыла халык. Бездә генә түгел, бу бөтен Россия буйлап күзәтелгән хәлдер, мөгаен. Без үзебезнең җыр-моңнарга әйләнеп кайтырга тиеш. Хәзер сәхнәне вак-төяк басты… Фонограммага җырлап авыз ачып басып торалар. Ләкин, бу күренештән тиз генә китеп булмас, аның өчен көчле законнар кирәктер ул. Аннары чын талантлы кешеләргә ярдәм чаралары, аларны күтәрү дә кирәк, дип саныйм», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук сөйләшү вакытында әңгәмәдәш теләкләрен дә әйтеп китте.

«Сәхнә – чүп җыелган су өсте шикелле булырга тиеш түгел. Аның һәрвакыт дулкынланып, матур булып торуы зарур. Мин Татарстанның сәхнә сәнгатен һәрвакытта да көчле иттереп күрергә телим. Шулай булганда гына халкыбыз зур-зур уңышларга ирешер. Үзенең җырын һәм моңын саклап калыр», – дип билгеләп үтте ул.

Георгий Ибушев төрле жанрдагы җырларын җырлады. Ахырдан артистка тамашачылар тарафыннан да сүз алып, рәхмәт ирештерүчеләр булды.

Владимир Васильев фотолары

ТХДЙ мәгълүмат бүлеге, Татар-информ материаллары буенча

Continue Reading

Previous: Рөстәм Миңнеханов республика халкын Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57