Казанда герой шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре рухын искә алдылар. Моннан нәкъ 80 ел элек аларны немец әсирлегендә җәзалап үтерделәр. Бу көнне Татарстанның киң җәмәгатьчелеге бөек шагыйрь һәйкәле янына тантаналы митингка җыелды. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлеген искә алырга Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фалыева, мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин ,Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры Тимур Кадыйров һәм республиканың милли -мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре килгән иде. Чарада Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна һәм оныкчыгы Елизавета катнаштылар. Алар бөек шагыйрь турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
ТХДЙ мәгълүмат үзәге