Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда глобализация шартларында татарларның этно-дини тәңгәллеге турында фикер алышачаклар

Казанда глобализация шартларында татарларның этно-дини тәңгәллеге турында фикер алышачаклар

admin 28.05.2019

(28 май 2019) 2019 елның 18-20 сентябрь көннәрендә Казанда «Глобализация шартларында татар халкының этно-дини тәңгәллеге» II Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.

Чарада катнашу өчен этнолог, социолог, тарихчы, ислам белгечләре, дин белгечләре, политолог һәм башка белгечләр чакырыла.

Форум эше түбәндәге темалар буенча секцияләр һәм «түгәрәк өстәл»ләргә бүленәчәк:

  • Этно-дини тәңгәллекне өйрәнүнең теоретик һәм концептуаль мәсьәләләре;
  • Татар халкының этно-дини тәңгәллеге: үзара элемтә үзенчәлекләре;
  • Татарларның этник һәм конфессиональ тәңгәллеге факторлары буларак мәдәният һәм тарихи хәтер;
  • Глобализация шартларында этно-мәдәни аралыкны үстерү проблемалары: төбәк һәм этникара акспектлар;
  • «Татар халкының үсеш стратегиясе»н чынга ашыру буенча практик аспектлар.

Конференция эше нәтиҗәләре буенча мәкаләләр җыентыгын бастару планлаштырыла.

Катнашу өчен гаризалар 2019 елның 1 нче августына кадәр, ә бастыру өчен доклад текстлары 2019 елның 15 нче августына кадәр confkzn2019@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә. Читтән торып катнашу да каралган. Читтән торып катнашучыларның материалларын бастыру буенча карар оештыру комитеты тарафыннан кабул ителәчәк. Таләпләргә туры килмәгән материалларны кире кагу хокукын да оештыру комитеты үзендә калдыра.

Гариза өчен сылтама: /file/File/ЗАЯВКА(9).docx

Пленар утырыш үтү вакыты һәм урыны: 2019 елның 18 – 20 сентябре, Казан, Баумана ур., 20, ТР Фәннәр академиясе, Актлар залы, 2 этаж. Башлана 10.00 сәгатьтә.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татар халкының үсеш стратегиясе 2 миллион нөсхәдә басылып чыгачак
Далее: «Миллият сорау һәм — җавап» тапшыруы чыгарылышы: Студия кунагы — Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров: 30 май көнне 19:40 сәгатьтә «Россия 24″ каналында

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57