Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда грузин теле буенча беренче онлайн-дәрес узды

Казанда грузин теле буенча беренче онлайн-дәрес узды

admin 03.06.2021

(3 июнь 2021) Казанның «Сиони» грузин милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Маринэ Хухунашвили грузин теле буенча онлайн-дәрес үткәрде. Телләр буенча дәресләр циклы Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза.

Барлыгы дүрт грузин теле дәресе планлаштырылган. Беренче дәрестә Маринэ Хухунашвили телнең үзенчәлекләре, грузин язуының килеп чыгышы һәм охшаш телләр белән элемтә турында сөйләде. Ул Грузия алфавитына аерым тукталды һәм, грузиннар хәрефләр язмый, ә чын-чынлап рәсем ясый, дип белдерде.

Маринэ Хухунашвили шулай ук грузин әдәбияты классигы — Шот Руставели иҗаты турында сөйләде. Аның сүзләренчә, «Витязь в тигровой шкуре» әсәре — барлык грузиннарның балачактан аерылгысыз юлдашы. Кечкенәдән грузиннар бу әсәрдән канатлы фразалар һәм афоризмнарны өйрәнә, нәтиҗәдә грузин халкының һәр вәкиле үз фикерләрен матур итеп әйтә ала.

Белешмә. Борыңгыдан грузин теле Кавказ Аръягында – көнчыгыштан Иберия һәм көнбатыштан Колхида (Колхети) – тормыш итүче төп халыкның теле булган. Анда христианлык кабул ителгәннән соң озак та үтми барлыкка килгән аерылгысыз язма һәм мәдәни традицияләр бар.

Грузин телендә 5 сузык һәм 28 тартык фонема бар. Грузин теле безнең эраның V гасырыннан соң туган үзенчәлекле фонологик алфавит куллана. Бүгенге көндә грузин телендә 4 миллионнан артык кеше сөйләшә.

Грузин теле буенча онлайн-дәрес эфиры Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йортының Инстаграм-аккаунтында сакланган.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр социаль челтәрләрдә әзарбайҗан теле буенча онлайн-дәресләр барган иде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57